Хезмәтнең максаты – укучыларыбызга гади һәм аңлаешлы итеп, динебездәге мөһим төшенчәләрне, шәригать хөкемнәрен аңлату. Биредә намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек төп фарызларыбыз һәм аларның тәртипләре хакында да җентекләп аңлатылган. Шуңа күрә әлеге хезмәт дәреслек сыйфатында да кулланыла ала. Китапта урын бирелгән һәр темага Коръән аятьләре, хәдис-шәрифләр китерелгән, кирәк булган очракта, укылырга тиешле булган догалар да искә алынган. «Ислам дине нигезләре» китабына нигезләнеп әзерләнгән «Ислам дине: яшүсмерләр өчен» хезмәте һәркем өчен дә файдалы китап булып, гыйлем алуда, шәригать мәсьәләләрен өйрәнүдә ярдәмлек вазифасын башкарыр дип уйлыйбыз. На нашем сайте можно скачать книгу "Ислам дине: яшүсмерләр өчен" в формате pdf или читать онлайн. Здесь так же можно перед прочтением обратиться к отзывам читателей, уже знакомых с книгой, и узнать их мнение. В интернет-магазине нашего партнера вы можете купить и прочитать книгу в бумажном варианте.