
Жанр: № 6 в Ислам / мусульманство
Теги: #исламская культура, #коран, #великие пророки, #пророк мухаммед
Динебездә башкаларны күркәм сүз белән нәсыйхәтләүгә, аларга Коръәни Кәримебез аятьләрен, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрен искә төшерүгә зур әһәмият бирелә. Нәсыйхәт, вәгазь күңелләрне нур белән тутыра, кешенең Аллаһыга якынаюына, әхлагын камилләштерүенә сәбәпче булып тора. Тимергали хәзрәт Юлдашевның вәгазьләр китабы да әлеге максатларны күз алдында тотып әзерләнде. Биредә хәзрәтнең төрле темаларга кагылышлы вәгазьләре урын алган. Китапта Рамазан ае, корбан чалу фазыйләтләре, ата-ана хакы, гыйлем алу мөһимлеге, төрле кыйссалар, һәм гомумән, кешене рухи яктан баета торган вәгазьләр белән таныша алабыз. «Тимергали хәзрәт вәгазьләре» китабы киң катлау укучылары өчен тәкъдим ителә. Китап һәркем өчен дә файдалы булыр дигән өметтә калабыз. Китап битләрендә Коръәни Кәримдәге аять-сүрәләр урын алганлыктан, басмага игътибарлы булуыгыз сорала.
На нашем сайте вы можете скачать книгу "Тимергали хәзрәт вәгазьләре" Т. Юлдашев в формате pdf, читать книгу онлайн или купить книгу в интернет-магазине.